Күтәмә авылында мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм авыл халкы белем йорты территориясендә һәм балалар уен мәйданчыгы тирәсенә 50 төп чыршы утырттылар.
Бу игелекле гамәл җирлекне бизәү генә түгел - табигатьне кайгыртуга зур өлеш кертү дә. Күтәмәлеләр моның белән генә тукталып калырга җыенмый, узган ел авыл территориясендә утырткан, ләкин тамыр җибәрә алмаган наратлар урынына тиздән яшь чыршылар утыртырга ниятлиләр.
- Акция балаларны һәм өлкәннәрне берләштерде, хәтта кечкенәләрнең дә зур эшләр башкара алуын күрсәтте. Чыршы үсентеләрен Чирмешән урман хуҗалыгы бирде, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Ольга Сайгушева. - Агач утырту - үзең турында истәлек, киләчәк буынга бүләк калдыру дигән сүз.
Нет комментариев