Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмәдә һәм Иске Котышта депутатлар сайланды

Районның ике җирлегендә – Күтәмәдә һәм Иске Котышта җирлек Советы депутатларын сайладылар.

4 нче санлы Күтәмә сайлау округында депутатлыкка кандидат Наил Гаяз улы Сабиров иң күп тавыш җыйган, бюллетень алган  48 сайлаучының 47се (97, 92 процент) аны яклаган.

1 нче санлы Иске Котыш сайлау округында сайлауларда катнашкан 58 сайлаучының 55се (94, 83 процент) кандидат Виталий Константинович Лопатин өчен тавыш биргән.

-Җирле органнарга өстәмә сайлаулар тыныч, закон кысаларында үтте, - диде район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.

Күтәмә сайлау участогына беренче килеп тавыш биргән Александр Семайкин элек үзе дә әллә ничә тапкыр депутат булып сайланган, тормышны, кешеләрне яхшы белә.

-Бездә чиста су проблемасын уңай хәл иттеләр, рәхмәт, инде юлларны да яхшыртсыннар иде, - диде бу округта иң өлкән сайлаучыларның берсе, 76 яшьлек ветеран. – Иң мөһиме – исәнлек булсын.

Бу авылда мәдәният йорты түбәсеннән су үтә, гомумән, бина яхшы ремонтка мохтаҗ икән. Бергәләп тырышсалар, депутатлар да актив булса, әлеге проблема да чишелеш тапмый калмас.

Искекотышлыларны чиста су челтәрләрен яңарту проблемасы борчый, авылга алып керүче юлны шомартасы бар. Мөгаен, бу эшләр киләсе елда башланыр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев