Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә мәктәбендә төрле авыллардан килеп укыйлар

1 сентябрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. Яңа уку елында районда 205 бала беренче сыйныфта укыячак. Күтәмә мәктәбендә 1 нче сыйныфка баручы 8 укучы өчен тәүге тапкыр кыңгырау шалтырады.

-Өлкән улым 11 нче сыйныфны тәмамлады, югары уку йортына укырга керде, бүген кечкенәсен беренче класска озатабыз, - ди Күтәмәдә яшәүче Рәмилә Родионова. Линейкада аның, инде районда билгеле, химиядән 100 балл җыйган олы улы Айдар Хөсәенов катнашты.

Бүгенге чараның да төп герое Айдар булды, аның турында еш сүз кузгаттылар, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләргә үрнәк итеп куйдылар.

Әйтергә кирәк, Күтәмә мәктәбе укучылары башка фәннәр буенча да сынатмыйлар, быел бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләргә ирешә алганнар. Биредә мәктәп директоры Александр Миронов җитәкчелегендә көчле педагоглар коллективы тупланган. Укытучылар да, укучылар да район, республика бәйгеләрендә актив катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Укучылар өчен барлык шартлар да тудырылган. Берничә ел элек мәктәп бинасына капиталь ремонт үткәрелде. Бәлки шуңадыр да, монда күрше авылларыннан да килүче балалар күп. Әйтик, яңа уку елында Күтәмә мәктәбенә Туймәттән, Югары Кәминкәдән, Түбән Кәминкәдән, Кара Чишмәдән укырга килгәннәр. Билгеле, балаларны мәктәп автобуслары йөртәчәк. Гомумән, монда 90 укучы парта артына утыра, аларга 16 укытучы белем бирә.

Мәктәптә иң зур - 10 нчы һәм 5 нче сыйныфларда 12әр укучы. 10 нчы сыйныфта 11 кыз һәм бер егет укыячак. 6 нчы сыйныф – иң кечкенә, монда нибары 6 укучы.

Быел мәктәп янәшәсендә генә универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Хәзер укучылар теләсә нинди һава шартларында да спорт белән шөгыльләнә алачаклар.

-Республика җитәкчелеге мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирә, сез сыйфатлы белем алсын өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Сезнең бурыч – яхшы укырга, -диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Күтәмәдә узган тантаналы линейкада укучыларны Белем көне белән котлап.- Алган белемнәрегез уңышлы тормышыгызның нигезе булсын иде.

Казан кунаклары- федераль казначылык идарәсе вәкилләре, бүгенге бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында 10 укучыга мәктәп кирәк – яраклары тутырылган портфельләр бүләк иттеләр.

1 нче сыйныфка баручы укучылар да бәйрәм уңаеннан байтак бүләккә ия булдылар. Авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина, “Күтәмә АГРОфирмасы” җитәкчесе Фәнүзә Гобәйдуллина аларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешән районы башлыгы Күтәмә мәктәбе укучыларын Белем бәйрәме белән котлады (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев