Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә мәктәбенә тагын бер туңдыргыч алганнар

Күтәмә урта мәктәбе укучылары көнгә ике тапкыр мәктәп ашханәсендә кайнар аш ашыйлар.

-Бездә белем алучы 74 баланың 12се күрше авыллардан килеп укый. Иртән үк өеннән чыгып киткән балаларның тамаклары тиз ача. Ата-аналар белән сөйләшеп, уку елы башыннан ук, балалар туклануына,  айга 600 сум түләргә килештек, - диде мәктәп директоры Александр Миронов. – Аш әзерләү ата-аналар комитеты контролендә, һәр ата-ана ашханәгә килеп ашны татып карый ала, ә менә пешерү цехына медицина кенәгәсе булганнар гына кертелә. Роспотребнадзор график буенча тикшереп тора, районнан да киләләр.

Башлангыч сыйныфта укучы 36 балага һәм ташламаларга ия булган 13 укучыга туклануга дәүләттән акча каралган. Теләге булган ата-аналар балаларына төшке аш өчен генә акча бирәләр. Ә инде калган өлкән сыйныф укучыларының әти-әниләре, алда язылганча, 600 сумнан өстәмә акча җыялар.

Инде 15 ел мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләүче Надежда Семайкина ике төрле меню буенча аш әзерли, күп эштә аңа ярдәмчесе Алисә Якупова булыша. Башлангыч сыйныфларга меню Роспотребнадзордан килсә, өлкәннәргә аны пешекче үзе төзи.

1-4 сыйныф укучыларының менюсында итле икенче аш, яшелчә салаты, ипи, чәй һәм җиләк җимеш тә бар. Өлкән сыйныфларга иртәнге ашта ботка һәм кайнар эчемлек бирелсә, төшке ашта ит яки балык белән икенче аш, салат һәм чәй була.

Мәктәп ашханәсендә аш-су әзерләү өчен бөтен шартлар бар. Әле үткән ел ахырында гына район бюджетыннан бирелгән акчага тагын бер туңдыргыч-ларь алганнар, хәзер инде суыткыч һәм туңдыргычлары бишәү булган.

Район мәктәпләрендә белем алучы 1038 укучы мәктәптә бушлай туклана. 805 башлангыч сыйныф укучысы һәм аз керемле, күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче, физик мөмкинлекләре чикле 230 өлкән сыйныф укучысы мәктәп ашханәләрендә көнгә бер тапкыр кайнар аш ашыйлар. Бу чыгымнарны тулысынча дәүләт каплый.

Флера Рәхимҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары: - Башлангыч сыйныф укучыларына 55 сум 55 тиенлек иртәнге аш әзерлиләр, 2021 елда ул 53 сум 41 тиен иде. – Балаларга әзерләнгән аш даими контрольдә, ата-аналар һәр көнне, чиратлап килеп, ашларны татып карый алалар һәм фикерләрен, тәкъдимнәрен махсус журналга язып калдыралар. Аерым канәгатьсезлекләр булганы юк. Без үзебез дә, район ата-аналар комитеты белән, район үзәгендәге мәктәпләрдә еш булабыз, ашларның сыйфатын тикшерәбез. Ашларның пробалары суыткычта 48 сәгать саклана, шикаятьләр булган очракта, шул вакыт аралыгында аны тикшерергә мөмкин.

Өлкән сыйныф укучыларына дәүләттән туклануга бирелә торган сумма да бераз арткан, гыйнвардан, ул бер көнгә – 8 сум 30 тиен тәшкил итә, моңа кадәр 8 сум 14 тиен булган.

фото: Александр Миронов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев