Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Күтәмә авылының элеккеге дуңгыз караучысына 90 яшь тулды

Күтәмә авылыннан Надежда Панькина 90 яшьлек юбилеен балалары, якыннары янәшәсендә каршы алды. Бу көнне аңа Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләк тапшырдылар.

Надежда Ивановнаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, ул гомере буена колхозда дуңгызлар караган. Аның тырыш хезмәте игътибарсыз калмый, уңган терлекчегә колхоз йорт бирә. Бүген дә улы белән шул өйдә гомер кичерәләр.

Кызганычка каршы, Надежда Ивановнаның ире яшьли үлә, өч улын ялгызы үстерә, бер улын да югалта якташыбыз. Юбиляр каенанасы белән гомер итә, аны тәрбияләп соңгы юлга озата.

Надежда Ивановна 90 яшен тутырса да, Ходайга шөкер, өй эшләрен үзе башкара. Тольяттида яшәүче улы Сергей әнисенә гел булышып тора, гаиләсе белән еш кайта, йорт эшләрендә алар төп ярдәмче.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев