Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Күтәмә Агрофирмасы“нда Кыш бабай шашлык белән сыйлады

"Эше булганның - ашы да бар", дип юкка әйтмиләр шул. Ел буе тырышып эшләп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән "Күтәмә АГРОфирмасы"нда Чыршы бәйрәмен зурлап, бөтен авылны гөрләтеп үткәрделәр. Күтәмәлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров тәбрикләде. "Күтәмә АГРОфирмасы" директоры Фәнүзә Гобәйдуллина да үз эшчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт...

"Эше булганның - ашы да бар", дип юкка әйтмиләр шул. Ел буе тырышып эшләп авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергән "Күтәмә АГРОфирмасы"нда Чыршы бәйрәмен зурлап, бөтен авылны гөрләтеп үткәрделәр.

Күтәмәлеләрне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әкъдәс Шакиров тәбрикләде. "Күтәмә АГРОфирмасы" директоры Фәнүзә Гобәйдуллина да үз эшчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, гаиләләренә саулык, иминлек теләде.
Биредә Чыршы бәйрәмен зурлап, күңелле иттереп үткәрү традициягә әверелгән. Быел да зур чыршы бизәгәннәр, аның янына шугалак, күп сыннар ясаганнар. Фәнүзә Рәсим кызы кызыклы уеннар, конкурслар оештыручы артистларны Лениногорскидан ук китерткән. Бәйрәмнең бәләкәй кунаклары - балаларга чанасына келәмнәр җәелгән җигүле атта йөрү, бозлы таудан шуу бигрәк тә ошады. Ә ахырдан барлык кунакларны да кайнар чәй һәм яңа пешеп чыккан шашлык белән сыйладылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кутема новый год