Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәйдә сыйныфташлар сүзгә килгән

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2017 елдагы соңгы утырышында өч административ эш каралды. Әлеге эшләр хокук бозган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары катнашында тикшерелде, карар белән риза булмаган очракта шикаять (обжалование) бирү тәртибе һәм сроклары белән дә таныштырдылар. Әккәрәй мәктәбенең өлкән классында укучы кызлар классташ егетләре белән шаярып...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 2017 елдагы соңгы утырышында өч административ эш каралды. Әлеге эшләр хокук бозган яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары катнашында тикшерелде, карар белән риза булмаган очракта шикаять (обжалование) бирү тәртибе һәм сроклары белән дә таныштырдылар.

Әккәрәй мәктәбенең өлкән классында укучы кызлар классташ егетләре белән шаярып алырга уйлыйлар, тик моның ахыры күңелсез тәмамлана. Бер кыз белән егет арасында тавыш чыга, бер-берсенә кул күтәрүгә дә барып җитәләр. Бу очракта егетнең әтисенә карата административ эш кузгатылган. Егет үзенең ялгышын аңлаган, шулай да әтисенә бераз штраф түләргә туры киләчәк.

Андреевка авылыннан күп балалы әти белән әни комиссия утырышына берсеннән-берсе кечкенә балалары белән килгәннәр. Алар шул балаларны ун яшьлек апаларына калдырып, күңел ачып, кәеф-сафа корып йөргәннәр. Гаиләнең тотрыклы гына кереме дә юк, әти кеше күптән түгел генә эшкә урнашкан, яшь бала өчен әлегә пособие дә алмыйлар. Шуны исәпкә алып, гаеплеләргә кисәтү генә ясалды. Гомумән, бу гаилә даими контрольдә булачак, кабат балалар тормышына куркыныч тудыру очрагы кабатланса, аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яный.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Әккәрәйдә сыйныфташлар сүзгә килгән