Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әккәрәй мәктәбендә яшелчәләрне сатып алмыйлар

Былтыр мәктәптә 150 банка кыяр тозлаганнар.

-Әгәр барын да сатып алырга калса, аңа ата-аналар взносы да җитмәс иде, - ди Әккәрәй мәктәбе директоры Людмила Калмыкова. –Коллектив үстергән яшелчәләрне, җиләк-җимешне без ел буена кулланабыз.

Былтыр мәктәптә 150 банка кыяр тозлаганнар, ул әле дә, салат рәвешендә, өстәлгә куе-ла. Бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, компотлары менюны нык төрләндерергә мөмкинлек бирә. 15 ел стажлы аш-су остасы Алена Трофимова барын да вакытында, тәмле итеп пешерә.

Ашханәдә иртәнге якта 1-4 сыйныф укучылары тукланды. Алар әле төшке ашка да керәчәк.

-Бик тәмле, груша, ипи, чәй бирделәр, - ди Семен Трофимов.

Төшкегә аларга карабодай боткасы һәм бифштекс тәкъдим итәчәкләр.

-Көненә 82 укучыга аш әзерлибез, - ди мәктәп директоры. -1-4 сыйныфтагылар бушлай ике тапкыр кайнар аш ашый. Балалар туклануына бюджеттан да акча бирелә, ташламалар да каралган, ата-аналар взносы да тотыла.

Мәктәп бакчасында бәрәңге, суган күптән чәчелгән, инде чыгып киләләр. Былтыр гына куелган теплицаларында помидор үсентеләре чәчәк аткан, кәбестәләре, чәчәкләре, борычлары ачык һавага күчереп утыртырлык. Аларның бер өлешен, елдагыча, сатып, акча эшләмәкчеләр. Әлегә үсентеләрне техник хезмәткәр Татьяна Ефремова карап, тәрбияләп тора. Соңрак, җәйге ял, практика вакытында, аңа укучылар да булышачак.

Берничә елдан мәктәп ашханәсендә үзләренең бакчасында өлгергән алма компоты да күрербез. Былтыр мәктәпне тәмамлаучы укучылар истәлеккә өч төп алмагач утыртып калдырганнар. Быел да шулкадәр була.

фото: Людмила Колмыкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев