Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 22 июнь көнне Чирмешәндә митинг үткәрделәр

Дөрес, коронавирус таралу куркынычы белән бәйле, Мәңгелек ут янында оештырылган әлеге чарада санаулы кешеләр генә катнашты.   

Бөек Ватан сугышы башланган көннән 79 ел вакыт узып китсә дә, 1941 елның 22 июне халык күңелендә онытылмаслык хәтер булып яши.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, ТР Хәрби комиссариатының Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин, район ветераннар Советы рәисе Габделбари Галиев үз чыгышларында әлеге канкойгыч сугыш китергән зыян, Җиңүнең зур югалтулар белән яулануы хакында сөйләделәр.

Районнан Бөек Ватан сугышына киткән 19 мең 852 кешедән 8534се кире кайтмаган. Бүген 6 ветеран гына исән-сау.

Митинг азагында Ватан азатлыгы сугышчысы һәйкәле түренә веноклар һәм чәчәкләр куелды, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар.

1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев