Керкәле авылының Дуслык урамында йортлар саны тагын 48гә артырга мөмкин. Бу эшкә проект әзер дә. "Ильхан" җәмгыяте эшчеләре һәм белгечләре өчен 15 аренда торагының нигезен быел ук корачаклар. Бу йортлар дәүләт торак фонды аша салына. Сентябрьдә төзүчеләр эшкә керешәчәк. Бүген әлеге урамга юл аслыгы ясыйлар, соңрак вак таш түшәләчәк. Урамны...
Керкәле авылының Дуслык урамында йортлар саны тагын 48гә артырга мөмкин. Бу эшкә проект әзер дә.
"Ильхан" җәмгыяте эшчеләре һәм белгечләре өчен 15 аренда торагының нигезен быел ук корачаклар. Бу йортлар дәүләт торак фонды аша салына. Сентябрьдә төзүчеләр эшкә керешәчәк.
Бүген әлеге урамга юл аслыгы ясыйлар, соңрак вак таш түшәләчәк. Урамны газлаштыру проекты әзер, суүткәргеч тә сузылачак. Теләгән кешеләргә бу урамда йорт төзү өчен участок бирелә.
Нет комментариев