“Күңелле автобус” мәктәпкә җыенырга ярдәм итә
Безнең районда

“Күңелле автобус” мәктәпкә җыенырга ярдәм итә

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында районда быел да “Күңелле автобус” проекты тормышка ашырыла.

Мәдәният хезмәткәрләре районның төрле авылларында булып, балалар өчен бәйрәм оештыралар, уеннар, бәйгеләр уздыралар, концерт номерлары тәкъдим итәләр. Ивашкино, Күтәмә, Кармыш, Лашман авылларында узган тәүге очрашулардан балалар да, оештыручылар да канәгать калган.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев