Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Казанлылар Чирмешән суганын һәм кабагын тиз алып бетергән

Район мәктәпләре һәм Чирмешән аграр техникумы Казан шәһәрендә "Һөнәрчеләр шәһәре - 2021" авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре республика ярминкәсендә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Районның 26 мәктәбе дә үз тәҗрибә участогында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимештән өлеш чыгарган.

-Ярминкәгә өч автобус белән бардык. Чирмешән суганын, кабакны бик тиз алып бетерделәр, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Яныбыздан сатып алучылар өзелмәде. Шунда ук, җырлап, биеп күңел дә ачтылар.

Мәгариф хезмәткәрләре Казан агросәнәгать паркында узган ярминкәгә кабак, бәрәңге, суган, кишер, чөгендердән кала, үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрдән эшләнгән консерв һәм кайнатмалар, яңа пешкән камыр ризыклары да алып барганнар.

Аграр техникум казанлыларга яшелчәләр генә түгел, арпа, бодай, борчак та тәкъдим иткән.

-ГАЗель белән алып барган товарны иртәнге якта ук алып бетерделәр, - диде техникум директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәмзия Долгополова.

фото: Флера Рәхимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X