Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта яшәүче Өммегөлсем әбигә 95 яшь тулды

Бу көнне төп йортта юбилярның биш баласы, оныклары, оныкчыклары зур табын артында җыелдылар. Өммегөлсем Вафа кызын олы бәйрәме белән котларга районнан да килделәр. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлаулар җиткерде һәм бүләк тапшырды.

Башка яшьтәшләре кебек, Өммегөлсемнең дә балачак еллары кыска була, яшьлеген Бөек Ватан сугышы урлый.

Яшәүче авылы кызы сугыш елларында олылар белән бергә фронт өчен дип эшли: ат җигеп, кырдан - ашлыгын, көлтәсен, урманнан утынын ташый. Аларны сугышка өйрәтүләрен, граната бәрергә өйрәтүләрен дә еш искә ала Өммегөлсем әби.

1947 елда, сугыштан кайткан Кармыш егете Мингата Дәүләтшинга кияүгә чыга ул. Алар биш бала үстерәләр, 60 ел парлап гомер итәләр, Мингата бабай 2007 елда вафат булган. Өммегөлсем әби төп йортта ялгызы яши, тик уллары, кызлары аны ялгызы озакка калдырмыйлар, еш кайталар, әти-әни йортын карап, төзәтеп торалар.

Өммегөлсем әби яшь вакытында халыкка кием-салым тегә, колхоз эшеннән дә калмый.

-Без әни теккән күлмәкләрне киеп үстек, - ди әбинең кызы Илсөя Гыймадиева. – Аның бу һөнәре безгә дә күчкән, үзем дә тегәргә яратам.

Дәүләтшиннар төп йортка барысы да (дүрт буын) җыелганда дүрт дистәдән дә артып китәләр. Әбинең 13 оныгы, 18 оныкчыгы.

Рушания Әхмәдуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев