Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармышта фермалар тирәсен чүп үләннәре басып киткән

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия әгъзалары чираттагы рейдлары вакытында Ивашкино һәм Кармыш авыл җирлекләренә керүче авылларда булып, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны кисәттеләр.

-Кармыш, Яшәүче авылларына илтүче юл буйлары безне чүп үләннәре белән каршы алды. Яр буйларын, бакча башларын, ташландык йортларны да үләннәр басып киткән, - ди административ комиссия секретаре Лилия Лоткова. - Өч крестьян-фермер хуҗалыгының ферма тирәләрендә дә тәртипсезлек иде. Без кисәтү ясау белән алар җыештыра да башлады. Кисәтү ясаганчы бу хәлне күрмәгәннәр диярсең.

Комиссия берничә шәхси йорт хуҗасына да кисәтү ясаган. Биредә дә шул ук хәл, тәртипсезлекне яңа күргәннәр кебек, төзелеш калдыкларын да шунда ук җыеп алганнар, гөрләп үскән чүп үләннәренең дә тамырларын кискәннәр.

Күрше Әккәрәй авылы чисталыгы белән аерылып тора. Чапаев, Үзәк, Мәктәп урамнарында тәртип, балалар бакчасы, мәктәп урамга ямь биреп тора. Бары бер йорт һәм шәхси кибет янында гына тәртипсезлеккә юлыкканнар комиссия әгъзалары.

-Ивашкинода бер йорт янында ком өеме тора, биредә төзелеш бара, авыл җирлеге Советыннан бу расланган белешмә дә алганнар, бар да тәртиптә, без андыйларны җәзага тарта алмыйбыз, - ди Лилия Викторовна. - Төзелеш эшләре алып баручыларга кайбер ташламалар бар. Авыл мәдәният йортында да ремонт бара. Ә төзелеш эшләре тәмамлангач, монда, тирә-юньдә тәртип булырга тиеш.

Лилия Лоткова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев