Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш юлына төзүчеләр килә

Зур трассадан Әккәрәйгә һәм Кармышка алып керүче төп юлның калган 5 километрдан күбрәк өлешен дә быел капиталь ремонтлаячаклар.

-Әлеге объект инде планга кергән, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Кармышта узган халык җыенында. –Ел дәвамында, гомумән, районда юллар төзүгә һәм ремонтлауга 380 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Республика Президентына, хөкүмәтебезгә рәхмәт, социаль өлкә объектлары төзү һәм ремонтлау өчен дә зур ярдәм күрсәтелә. Әйтик, сездә бу яктан проблема юк: мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты биналары да замана таләпләренә җавап бирә.

Юллар дигәннән, Кармыш юлын ремонтлау, аслыкны ныгыту өчен кирәкле материалларны ташый да башлаганнар. Биредә яз башыннан ук эшкә керешмәкчеләр. Киләчәктә юлның Яшәүчегә алып баручы өлешен шомарту турында да сүз бара.

Кармышта яңа медпункт төзүгә кагылышлы сорау катлаулырак. Аны республика программасына кертү сорала. Бу хакта элеккеге җыеннарда да мөрәҗәгатьләр булды, нәрсәдер эшләргә дә ышандырдылар, әмма ФАП төзелмәде. Район башлыгы бүген яңа ФАП  төзү-төземәү буенча әлегә нәрсәдер вәгъдә итмәде. Алда язылганча, мондый объектлар төзү республика дәрәҗәсендә карала, аңа средстволар кирәк.

Медпункт бар Кармышта, ул мәктәпнең бер башында урнашкан. Төзек, чиста, әмма үзәктән ераграк, диләр. Ивашкинодан килеп эшләүче фельдшерларын да мактап кына торалар.

-Сез үз авылыгыз кешесен фельдшерлыкка укыту турында да уйлагыз, - диде район җитәкчесе. –Авыл җирлегенә белгечләр җәлеп итүгә кагылышлы “ Земство фельдшеры” программасына кереп, аңа яңа торак йорт та төзеп бирербез. Ул 2021 елга билгеләнде. Барын да өйрәник, моны тизрәк эшлик. Шулай ук, “Мәктәп автобусы” программасы аша авыл эченнән мәктәпкә, ФАПка да алып баручы юлны да норматив хәлгә китерергә мөмкин. Бу күршеләрегезгә – Әккәрәйлеләргә дә кагыла.

Кармыш янындагы Кизләү чишмәсен ремонтласыннар иде, дип, берәү монда тимер конструкцияләрнең инде күгәреп бетүенә, тирәсе җыештырылмауга, суның аз агуына зарланды.

Авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов быел әлеге чишмәне һәм тирәсен төзекләндерәчәкләренә ышандырды. Ә юлчыларга Яшәүче юлы кырыендагы куакларны чабып, казып алырга туры киләчәк.

Яшәүче мәчете имамы Фаил Мортазин мондагы күлне чистартуда, футбол мәйданчыгы ясауда булышлык сорады.

Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча бу җирлектә дә күп эшләнә. Әмма халык саны кими. Былтыр нибары бер бала туган, 9 кеше вафат булган. Мәктәптә, Яшәүченекеләрне дә санап, 40 бала укый.

Җирлектә 8 крестьян-фермер хуҗалыгы оешкан. Кырлар сөрелә, фермерлар малчылыкта да актив. Шәхси хуҗалыклар сөт сатуда күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта баралар.

-Күп эшләрегез, күренеп тора, мактауга лаек, - диде Фердинат Дәүләтшин, җирлектә яшәүчеләрне мактап. -Сездә халык булдыклы, тырыш. Үзешчән сәнгатьтә дә алдынгылар. Киләчәктә торак төзелешен тизләтүегезне, төрле программаларда активрак катнашуыгызны телим.

фото: автор

Кармышта халык җыены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев