Кармыш һәм Әккәрәй авыллары дусларына тел киртә түгел
Әккәрәй белән Кармыш авыллары тоташкан диярлек. Ике авыл халкы – чувашлар белән татарлар элек-электән бер гаилә булып, дус-тату яшиләр. Элеккеге буын кармышлылар арасында чувашча да сөйләшүчеләр булган.
-Әккәрәйлеләр бит алар үзләре бик матур итеп татарча сөйләшәләр, шуңа чуваш телен өйрәнүнең кирәге булмады, - дип елмая Кармыштан Равил абый Минебаев. – Шулай да мин чувашча кайбер сүзләрне аңлыйм, безнең телләр охшаш бит. Бу авылдан Федор Трофимов белән Анатолий Сипатровлар минем бик якын дуслар, икесе дә татарча яхшы белә.
Равил абый гомере буе механизатор була, тракторда да, машинада да йөрергә туры килә. Трофимов белән алар бик күптәнге дуслар, күрше авылга кем генә килсә дә, бер-берсенең хәлен белеп чыга. Телефон аша һәр көнне сөйләшеп торалар.
-Федор Ильичның хатыны да, балалары да татарча сөйләшәләр, - ди әңгәмәдәшем, - Бер-беребезнең телен һәм динен хөрмәт итәбез. Милли бәйрәмнәрдә бер-беребезне котларга онытмыйбыз.
Ә Анатолий Сипатров Равил абыйның балыкчы дусты икән. Алар җәй көннәрендә аның белән Шушмага кармак салырга йөриләр. Якташыбызның бу чуваш дусты да татарча иркен сөйләшә. Билгеле, балыкчыларның уртак сүзләре күп була.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев