Кара Чишмәдә бер мини-фермада 18 сыер асрала
Безнең районда

Кара Чишмәдә бер мини-фермада 18 сыер асрала

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә 12 мини-ферма оешкан. Шуларның сигезесе Кара Чишмәдә, дүртесе – Түбән Кәминкәдә. 18 баш савым сыеры асраучы хуҗалыклар да бар.

Күп сөт тапшыручыларны ел саен авыл җыенында хөрмәтлиләр. Быел Кара Чишмәдән Нурислам Могыйнов һәм Түбән Кәминкәдән Фәнил Мостафин гаиләләре истәлекле бүләк ияләре булдылар. Бу җирлектә сөтне Кара Чишмә авылыннан Алмаз Хәйдәров җыя. Ул инде дүрт еллап шундый хезмәт күрсәтә. Ә җыелган продукцияне махсус техника белән Әлкигә алып китәләр.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев