Кара Чишмә авылы китапханәсендә “Актив озак яшәү” программасы кысаларында өлкәннәр өчен “Хәят” түгәрәге эшли башлады.
Түгәрәк ике юнәлештә эш алып бара. “Остаханә” программасы буенча кул эшләренә оста булган апалар чын-чынлап иҗат дөньясына чумып, берсеннән-берсе матур эшләнмәләр иҗат итәләр. Ә түгәрәкнең икенче юнәлеше нәкъ менә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Үз сәламәтлекләренә битараф булмаган хатын-кызлар монда гимнастика белән шөгыльләнә. Дәресләрне үзе дә физик күнегүләр ярдәмендә сәламәтлек проблемаларын җиңгән Рузалия Газизова җитәкли.

- Кызганыч, аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Ә бит физик күнегүләр кешедә буын чирләрен юкка чыгарырга, артык авырлыктан котылырга, йөрәк-кан тамырларын ныгытырга ярдәм итә. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, дигән әйтем дә бар бит. Физик күнегүләрнең, гимнастиканың никадәр файда китергәнен аңлату өчен, халыкка ярдәм итү максаты белән җыелдык, - ди Рузалия Габдрахман кызы.
Түгәрәк әгъзалары атнага ике тапкыр китапханәдә очраша. Гимнастикадан соң алар сканворд чишә, газета-журналлар укый, әдәби чараларда катнаша.

Нет комментариев