Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кара Чишмә кызларын мәчет ял иттерде

Кара Чишмә мәдрәсәсе оештырган лагерьда 10 көн рәхәтләнеп ял иткән балаларны затлы бүләкләр биреп озаттылар. “Чакырсагыз, тагын килербез”, - дип киттеләр канәгать кунаклар.

Мәчет оештырган ялның монысында 26 кыз дин сабагы өйрәнгән, уеннарда катнашкан. Елховойдагы музейга барганнар, мәдәният йортында мөселман кинофильмы да караганнар.

-Бар да, аеруча дин дәресләре ошады, - ди 5 нче сыйныфка укырга барачак Адилә Газизова. -Тәмле ашаттылар да.

Ял итүчеләрне килүләренең беренче көнендә үк шашлык пешереп сыйлаганнар. Сарык суеп, итен бер авылдашлары сәдака итеп китергән. Авылда торучы үзбәк кардәшләр зур казанда пешкән бик тәмле пылаудан авыз иттергәннәр. Ә алар андый ризыкны шартына китерә белә. Рәхмәт, өстәлләргә балаларның әти-әниләре әзерләгән кайнар бәлеш тә куйганнар.

Мәдинә Яруллина һәм Әнисә Баһманова бу 10 көндә гел балалар янында булганнар, аш әзерләгәннәр, дәресләр дә алып барганнар, уеннар оештырганнар. Берсе китапханәдә 40 ел эшләп лаеклы ялга чыккан, икенчесе бүген дә авылдагы китапханәдә хезмәт куя.

-Аларның тырышлыгына ис китә, - ди Кара Чишмә мәчете имамы Рөстәм Вәлиев. -Барысын да җиренә җиткереп, үзләре белеп башкаралар. Инде 70 яшен ваклаучы Мәдинә апа мәдрәсәдә гыйлем алды, бик дини кеше.

-Монда ике оныгым – Зәринә белән Камилә дә ял иттеләр, - ди ветеран. -Авылга шуның өчен махсус кайттылар.

Кызларга көненә бер сәгать Коръән-хафиз Мөхәммәт Юнысов дәрес биргән.

Мәчет имамы тагын бер изге күңелле кешене мактап телгә алды. Бүген читтә яшәсә дә, авылдашлары Рафаэль Кыямов кызлар ялын оештыру чыгымнарының күп өлешен үзенә алган, хәтта бүләкләр алуга да акча калдырган. Алай гынамы, Рафаэль Әгъләметдин улы мәдрәсә янында тротуар ясарга да булышкан.

Кара Чишмәдә, гомумән,  мәчеткә йөрүче өлкәннәр, яшьләр дә игелек кылырга атлыгып торалар. Үзләренең тәкъдимнәрен кемгәдер эш итеп йөкләмиләр, үзләре башкаралар. Мисал өчен, пенсионер Рәҗәп Мортазин зиратта тәртипне күзәтә, мәет озатканда да үз өлешен кертә. Андыйлар бик күп.

Озакламый мәдрәсәгә малайлар килергә тиеш. Аларга да экскурсияләр оештырылыр, уеннар уйнатырлар, Корбан итеннән тәмле ризыклар пешерерләр, дин гыйлеме бирерләр. Яшьтән күргән истә кала, онытылмый.

Кара Чишмәдә ел саен 150-180 кеше корбан чалдыра, бу яктан алар районда иң беренче. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, биредә балаларга яшьтән үк дини тәрбия бирәләр, гореф-гадәтләрне күрсәтеп үстерәләр.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев