Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкинода яңа йортыбызны дәүләт ярдәме белән төзедек

Без авыл җирендә яшәүче яшь гаилә буларак федераль максатчан программа нигезендә үзебезнең йортыбызны җиткердек, ягъни дәүләт безгә бу максатларга бер миллионнан артыграк субсидия бирде. Йорт төзү эше озакка сузылды, белмим, әгәр дәүләт ярдәме булмаса без аны кайчан төзеп бетерер идек икән?! Авыл хуҗалыгында эшләп кенә зур акчалар алып булмаганын һәркем...

Без авыл җирендә яшәүче яшь гаилә буларак федераль максатчан программа нигезендә үзебезнең йортыбызны җиткердек, ягъни дәүләт безгә бу максатларга бер миллионнан артыграк субсидия бирде.

Йорт төзү эше озакка сузылды, белмим, әгәр дәүләт ярдәме булмаса без аны кайчан төзеп бетерер идек икән?! Авыл хуҗалыгында эшләп кенә зур акчалар алып булмаганын һәркем белә. Ирем Тимофей "Серендеев" крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор, сезон вакытында хезмәт хакын әйбәт алса да, кыш көннәрендә күп түгел. Ә үземнең даими эш урыным юк. Кайвакыт крестьян-фермер хуҗалыгына барып булышам анысы. Элегрәк бераз кибеттә эшләдем, аннан соң мөмкинлек тә булмады, урын өстендә яткан әбине карадым. Әле мәктәп яшендәге ике балабыз да бар.

Өйне яшәгән урында ук төзергә ниятләдек, нигезен 2010 елда салдык, икенче елны стеналарын күтәрдек. Төзелешне ана капиталы хисабына башлап җибәрдек. Йортта терлекләр асрап та бераз керем алдык.

Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләргә дәүләттән торак төзүгә ярдәм барлыгын белгәч, документлар туплап, район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегендә 2015 елның язында исәпкә бастык. Ә инде шул ук елның көзендә әлеге программа буенча безгә тиешле субсидиянең бер өлеше исәп-хисап счетыбызга күчте дә. Әкренләп эшне дәвам иттек. Төзелеш эшләре барышын фотога төшереп отчет биреп бардык. 2017 елда субсидияне тулысы белән алып бетердек.

Заманча, ике катлы йортыбызда вак-төяк эчке эшләрне тәмамлап, документлар гына теркәргә калды. Язга яңа йортыбызга күчәргә ниятләп торабыз.

Дәүләт ярдәмен алуда булышкан җитәкчеләргә, торак сәясәте бүлеге начальнигы Рәмзия Гайсинага, Ивашкино авыл җирлеге Советына без бик рәхмәтле.

Татьяна Кудряшова.

Ивашкино авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ивашкино төзедем дәүләт ярдәме яңа йортыбызны