Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ивашкино мәктәбендә акча эшлиләр

Ивашкино урта мәктәбе теплицасында әле бүген дә кыярлар өлгерә, помидорлар кызара. Әлеге мәктәпнең участогы да район мәктәпләре арасында иң зурысы дип була, аның мәйданы 2 гектар да 60 сутый. Шуңа күрә монда укучыларга да, укытучыларга да мәшәкатьләр җитәрлек. Биредә эшне кыштан ук башлыйлар. Әүвәл яшелчәләрнең, чәчәкләрнең үсентеләрен үстергәннәр. Аның күп...

Ивашкино урта мәктәбе теплицасында әле бүген дә кыярлар өлгерә, помидорлар кызара.

Әлеге мәктәпнең участогы да район мәктәпләре арасында иң зурысы дип була, аның мәйданы 2 гектар да 60 сутый. Шуңа күрә монда укучыларга да, укытучыларга да мәшәкатьләр җитәрлек. Биредә эшне кыштан ук башлыйлар. Әүвәл яшелчәләрнең, чәчәкләрнең үсентеләрен үстергәннәр. Аның күп өлешен сатып, 15 мең сум акчалы булганнар. Калганнарын мәктәп бакчасына утыртканнар. Чебешләрне көзен саныйлар, дигәннән, монда бай уңыш өлгергән.
-15 центнер суган, 10 центнер бәрәңге, 700 килограмм аш чөгендере, 500 килограмм кишер, 300 килограмм кәбестә җыеп алдык, - ди мәктәпнең биология укытучысы Татьяна Данилова. - Җиләк - җимеш тә күп булды. Өч литрлы 90 банка помидор - кыяр тозладык, салатлар, компотлар ясадык.
Әле Казанга ярминкәгә баргач, шул банкаларны бик теләп сатып алдылар. Быел "Виктория" җиләге дә күп булды, ул 3 сутый җирне биләп тора. 15 килограмм туңдырдык. Яшелчә уңышының бер өлешен хәзер саттык, бер өлешен яз көне сатарбыз дип планлаштырабыз. Аларны саклау өчен подвалыбыз да бар. Билгеле, үстергән яшелчәләр белән уку елы дәвамында укучыларны да сыйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Ивашкино мәктәбе мәктәп яны участогы