Югарыкәминкәлеләр чисталык ярата
Безнең районда

Югарыкәминкәлеләр чисталык ярата

Югары Кәминкә авыл җирлеге торак пунктлары урамнары соңгы елларда шактый чистарып калды.

Былтыр инеш, елга буйларын баскан агачларны кисеп, ярларын чүп-чардан арындырганнар иде. Әлеге эшне монда быел да дәвам иттеләр. Өмәләрдә күбрәк бюджет өлкәсендә эшләүчеләр: мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты,  почта, ФАП хезмәткәрләре катнаша.

 Узган атнада Кызыл Яр авылында халык мәчет тирәсен җыештырды. Чүп-чарны төяргә авыл җирлегенең үз тракторы бар.

Мингали Минһаҗев фотолары

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев