Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Үтәмеш мәктәбендә Белем бәйрәмен купшы оештырдылар

Быел 10нчы класска укырга килгән Алия Мингулова Белем бәйрәменнән берничә бүләк алып кайтты. 9нчы классның яхшы билгеләренә тәмамлаган, җәмәгать эшләрендә гел актив уку алдынгысын шулай хөрмәтләделәр. Булат Гыйльманов, Ильмир Фәсхетдинов, Алина Петрова, Динара Галимовалар исә макулатураны иң күп җыючылар. Аларга да Грамоталар һәм истәлек бүләге бирелде. Иске Үтәмештә 1 сентябрь...

Быел 10нчы класска укырга килгән Алия Мингулова Белем бәйрәменнән берничә бүләк алып кайтты. 9нчы классның яхшы билгеләренә тәмамлаган, җәмәгать эшләрендә гел актив уку алдынгысын шулай хөрмәтләделәр.

Булат Гыйльманов, Ильмир Фәсхетдинов, Алина Петрова, Динара Галимовалар исә макулатураны иң күп җыючылар. Аларга да Грамоталар һәм истәлек бүләге бирелде.

Иске Үтәмештә 1 сентябрь көнне узган бәйрәмдә 1нче класска килгән малайларга һәм кызларга "ҮтәмешАГРО" җәмгыятеннән - уку кирәк-яраклары тутырылган матур сумкалар тапшырдылар. Әле республика Президенты һәрберсенә яңа Әлифбалар җибәргән. Элеккеге укытучы Рузалия Мингулованың да сабыйларга үз бүләге бар иде.

Уракта, каникулларда комбайнчы ярдәмчеләре булган Геннадий Ермишовка һәм Айнур Вафинга шушы зур чарада премияләр бирүләре дә мактауга лаек.

Быел бу мәктәптә 69, ә 11нче класста ике бала укыячак.

-Укытучылар җитә, ашханәбез әзер. Котельныйда гына вак-төяк эшләр калды, аны тышлап куйдык, - ди мәктәп директоры Хәммәткамил Хәкимов.

Мөмкинлек табып, биредә котельныйдан төп бинага җылы китерүче торбаларны җир астына күмдергәннәр, элек алар өстә иде.

Белем бәйрәмендә, билгеле, иң элек яхшы укырга, тәртипле булырга өндәделәр. Мисалга Гөлназ Газизованы китерделәр. Быел бердәм дәүләт имтиханнарында, аеруча рус теленнән, бик югары баллар җыеп, үл үз мәктәбенә, районга да дан өстәде. Гөлназ табиблыкка укый башлаган икән. Иске Үтәмеш мәктәбе, гомумән, алдынгылар арасында - районның гомумбелем бирү мәктәпләре рейтинында өченче урынга ук күтәрелде. Инде бу үрдән дә югарырак күтәрелү өчен тырышырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз Белем бәйрәмен купшы оештырдылар