Иске Котышта яңа зират тирәсен коймалыйлар
Безнең районда

Иске Котышта яңа зират тирәсен коймалыйлар

Иске Котышта үзсалым акчаларына яңа зират ясыйлар. Нишләтәсең, тормыш бит, анысы да кирәк.

Иске зират янындагы урында, авылның көнчыгыш ягында тимер баганалар бастырып, җепсәләр куйганнар да. Койма өчен профнастилга да заказ бирелгән.

-Бу эшне киләсе елда төгәлләргә тырышачакбыз. Материаллар кыйммәтләнде бит, аңа быелгы средстволар җитми, шуңа күрә тагын күпмедер үзсалым акчасы җыярга туры килә, - диде Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин.

 Кадыйр Гомәров фотолары

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев