Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Котыштагы рәссамнар йортында бар да буяулы

Аларга керүчеләрне төсле каурыйлы әтәч каршы ала. Дөрес, тере түгел, ә макеттагы. Гомумән, Якушкиннар өе янында бик матур, нинди генә фигуралар юк.

Биш ел элек монда күченгән Любовь Михайловна барысын да үзе теләгәнчә үзгәртеп корган, барысын да зәвык белән матурлаган.

-45 еллык бу иске өйне сатып алдык. Коры, буш стеналар гына иде. Тышладык, эчләдек, буядык. Күбесен үзем эшләдем. Эчтә түбәне улым ясады. Җылыту системасы да, капкалар да яңарды. Ремонт өчен байтак акча тотылды, әллә ничә кредит алдым, шөкер, аларны түләп тә бетерәм, - ди Любовь Якушкина. -Кызганыч, быел әни вафат булды. Хәзер ялгыз яшим. Ирем, миңа 35 яшь тулырга ике көн кала, кинәт үлеп китте. Берсеннән-берсе кечкенә, 8-12 яшьлек өч бала белән калдым. Авыр чаклар инде артта калды, балалар үсте.

Медицина буенча һөнәр алса да, ул белгечлеге буенча бик аз эшләгән, колхозда хезмәт куйган, ярдәмгә мохтаҗ әбиләрне караган. Хәзер пенсиядә.

-Көнем эш белән үтә, - ди Иске Котышта яшәүче якташыбыз. -Үзем өчен генә булса да, җырлап та алам. Мин аеруча рус халык җырларын яратам. Авыл мәдәният йортына концертларга да баргалыйм.

Кызыксыну, яңалыкка омтылу бар аңарда.

Яшь чагында, Любовь Михайловна рәсем ясарга да иренмәгән. Ике баласы художество училищесында белем алганнар, тик эшләре башка юнәлештә. Алай да рәсем сәнгатенә битараф түгел алар, бу өй яннарында да күренә. Төрле материаллардан ясалган әкият персонажлары ишегалдында, яшелчә түтәлләре янында да “сакта”. Төрле төсләргә буялган коймалар, мунча, сарайлар, утыргычлар, атынгычлар монда уңган хуҗабикә яшәвен раслап тора. Кыл кебек тигез түтәлләрдә суган, борчак, кишер үсә, кыяр да чәчкән ул. Бакчага, ачык җиргә күчереп утыртылган помидор үсентеләре салкыннарга бирешмәгән, аларны аерым-аерым каплау өчен, башка эшкә яраксыз иллеләп чиләк кулланганнар.

Якушкиннарның өй эчләрендәге аллы-гөлле чәчәкләр дә игътибарны җәлеп итә. Любовь Михайловнаны юбилеена чәчәкләр биреп тә сөендергәннәр.

-Иске Котыш халкы әйбәт, - ди Любовь Якушкина. -Мин берничә ел Чирмешәндә дә яшәдем, тик туган авыл үзенә тартты. Балалар, оныклар еш кайта, алар белән мәш киләбез.

Озакламый Якушкиннарга кунаклар киләчәк, Чирмешәндә яшәүче кызларының туена әзерләнәләр. Бәйрәмне уңыш җыя торган, чәчәкләр “өлгергән” вакытка билгеләгәннәр. Җыештырасы бар дип кайгырасы юк, аларда бөтен җир гел ялт итеп тора.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев