Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Котыш һәм Иске Кади балаларына бүләкләр биргәннәр

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында “Гриц” җәмгыяте Иске Котыш һәм Иске Кади мәктәпләренең беренче сыйныфларына керүче җиде баланың һәммәсенә уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр, кием-салым һәм аяк киемнәре алып биргән.

Республикада ел саен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе үткәрелә. Аның барышында иганәчеләр тарафыннан бирелгән акчага мәктәп укучыларына портфельләр, канцелярия товарлары бүләк итәләр. Быел әлеге акция кысаларында районда аз керемле, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче 76 укучыга ярдәм күрсәтү күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, быел районда 182 бала беренче сыйныфка укырга керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев