Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Иске Котыш авылы халкы яхшы юллар сорый

Авыл җирлекләрендә башланган халык җыеннарының тәүгесе Иске Котышта үтте. Биредә яшәүчеләр кабат юллар проблемасын кузгалтты.

Җирлек башлыгы Александр Митякинның хисап докладында әйтелгәнчә, узган 2024 елда Иске Котышта Байкал һәм Рус урамнарында республика программасы буенча барлыгы 1218 метр арада вак таш өслекле юллар ясалган. Моның өчен авылдашлар җыенда торып басып рәхмәтләрен әйттеләр. Шул ук вакытта Чапаев, Заречная, Ленин урамнарында яшәүчеләр дә яхшы юллар сорый.

Демография проблемасы әлеге җирлеккә дә хас. 2024 елда Иске Котыш җирлегендә – Иске Котыш һәм Красная Поляна авылында бер генә бала да тумаган, биш авылдаш гүр иясе булган. Бүген Иске Котыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә 20 укучы белем ала, балалар бакчасына 6 сабый йөри. Милли состав буенча карасак, монда 206 мордва, 191 рус, 9 чуваш, 2 татар һәм башка милләт вәкилләре гомер итә.

Сүз уңаеннан әйтик, авыл мәдәният йортының “Лёмзер” мордва фольклор ансамбле республика күләмендә саллы бәйгеләрдә танылып килә.

Искекотышлыларның күпчелеге бюджет тармагында хезмәт куя, нефтьчеләрдә – 25, авыл хуҗалыгы тармагында 24 кеше эшли. Авыл хуҗалыгы җирләрен “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы эшкәртә. Альфред Габшакиров Иске Котыштагы ферма бинасында тавыклар, үрдәкләр, казлар үстерү белән шөгыльләнә.

Әлеге җирлектә 5 койкага көндезге стационарлы табиблык амбулаториясе эшли. Амбулатория 7 кеше өчен – эш урыны. “Авыл табибы” программасы кысаларында биредә бер торак йорт төзелде. Иске Котышта 6,2 км арада суүткәргечләрен яңарту су белән тәэмин итү проблемасын хәл итүдә зур адым булды.

2025 нче елның 1 гыйнварына җирлектә 73 баш савым сыеры исәпләнә. Сөтлебикәләр саны кимесә дә, монда сөт сату күләме арткан.

-Кызганыч, авылларда халык олыгая, яшьләрнең бик азы гына мал асрый. Терлекчелекне ташламаган искекотышлыларга бик зур рәхмәт. Сез махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм итүдә дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Моның өчен аерым рәхмәт, - диде район башлыгы Рамил Айбатов.

Район полиция бүлегенең Иске Котыштагы участок уполномоченные Фәнзил Хәмидуллин әйтүенчә, 2024 елда әлеге җирлектә өч җинаять кылынган. Алар барысы да көнкүрештә, гаиләдә чыккан низаглар белән бәйле.

Җыен ахырында Николай Липатовка – өмәләрдә катнашканы, Алексей Мироненкога, Владимир Чиркуновка, Владимир Сыскинга, Иван Алексеевка юлларны тәртиптә тотуга керткән хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырдылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев