Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади урамнары бик чиста

Район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдлар вакытында авыллардагы тәртипсезлекләргә генә игътибар итми, матур, чиста урыннарны күреп тә сокланалар.

-Иске Кади авыл җирлегенә керүче авылларда гаеп табу мөмкин түгел. Соңгы рейд вакытында Иске Кади, Тукай, Якты Тау авылларындагы матурлыкны күреп сокланып кайттым, - ди административ комиссия секретаре Лилия Лоткова. - Мәчет, кибет яннары бик матур, чиста, ял итү өчен махсус урын да ясалган. Лашман һәм Әмир авылларында да тәртип.

Комиссия членнары төзекләндерү кагыйдәләрен бозган йорт хуҗаларына да тап булалар. Чумачка авылында бер йорт янын колхоз гаражын хәтерләтә, биредә иске техниалар тезелеп тора. Әлеге йорт хуҗасына карата беркетмә төзелгән, ә штраф күләмен комиссия утырышында билгелиячәкләр. Иске Котыш авылында бер йортта төзелеш эшләре күп еллар элек тәмамланса да, материал калдыклары әле дә капка төбендә ята. Бу, билгеле, авыл урамын бизәми. Әлеге гражданинга да төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

-Авылларда буш йортлар да байтак, хуҗалары каядыр читтә гомер итә, биредә үскән чүп үләннәрен күрмиләр дә. Ә бу бер дә матур түгел, - ди Лилия Викторовна. - Йортлар арасындагы бушлыкларны да чүп баса, үткән елдан калып корыганнары да байтак. Кайбер урамнарда юллар да мактанырлык түгел.

Лилия Лоткова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X