Иске Кади мәктәбе ремонт көтә
Безнең районда

Иске Кади мәктәбе ремонт көтә

Иске Кади урта мәктәбенә киләсе елда капиталь ремонт ясарга планлыйлар. Дәүләт программасына керү өчен документлар әзерләнә.

-20 ел элек төзелгән бинага ремонт бик кирәк. Биредә зур төзекләндерү эшләре булганы юк, - диде мәктәп директоры Наил Моксинов.

Яңа уку елында мәктәптә 45 бала белем алачак, шуларның өчесе белем йорты бусагасын тәүге тапкыр атлап керә. 11нче сыйныфта 4 укучы укыячак, ә быел соңгы кыңгырау бер укучыга чыңлаган. Якты Тау, Тукай, Светлогорск поселокларыннан 15 бала килеп укый, аларны мәктәп автобусы йөртә. Биредә 18 укытучы белем бирә.

Автор фотосы.


Нет комментариев