Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Кади кешесеннән акча таламакчы булган өч чирмешәнле закон каршында җавап бирәчәк

01 Янгын-коткару хезмәте өчен узган атна тыныч үткән, районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 21 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган. Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган - берсендә тән җәрәхәте алучы бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 97 кеше...

01 Янгын-коткару хезмәте өчен узган атна тыныч үткән, районда ут чыгу очраклары булмаган. Бу хакта 135нче янгын частеннән белештек.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсендә бер атнада 21 хәбәр теркәлгән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Район юлларында 3 юл-транспорт һәлакәте булган - берсендә тән җәрәхәте алучы бар. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 97 кеше ачыкланган, аларның икесе автотранспорт белән аек булмаган килеш идарә иткәннәр.

Билгесез кешеләр Яшәүче авылы янында Ямаш УТТсы тракторыннан 4 аккумулятор урлыйлар, матди зыян 15 мең сум.

Кара Чишмәдә һәм Туймәттә яшәүчеләр - ике кеше "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Туймәт бүлекчәсеннән баганалары белән тимер коймага кызыкканнар.

Октябрь ахырында билгесез затлар электр линия­сеннән 1500 метр алюмин чыбык "салдырганнар". Тикшерү бара.

Административ күзәтү астында булган өч чирмешәнле, пычак белән куркытып, Иске Кадидагы бер олы кешедән акча талап алмакчы булганнар, бер шешә аракы урлап киткәннәр.

03 Үткән шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәмендә 35 чакырту теркәлгән. Фельдшер Надежда КУЗИНА әйтүенчә, шимбә көнне, кар яуган көнне 7 кеше медицина хезмәткәрләренә аяк-кулларын имгәтеп мөрәҗәгать иткәннәр. Чакыртуларның күпчелеге хроник чирлеләр янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада газ плитәләрен мичләрен көйләү һәм төзәтү белән бәйле 30 заявка үтәгәннәр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешәнлеләр Казанда очрашты

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17964

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined җавап бирәчәк закон каршында Иске Кади булган өч чирмешәнле кешесеннән акча таламакчы