Иске Кади авылындагы Хәтер паркында автомашина урнаштырдылар
Безнең районда

Иске Кади авылындагы Хәтер паркында автомашина урнаштырдылар

Иске Кади авылындагы әле үткән ел гына төзелгән Хәтер паркында яңа экспонат урнаштырдылар, биредә махсус постамент ясап, анда ГАЗ–51 автомашинасын бастырганнар.

1957 елгы бу техника  Чирмешәннән билгеләнгән урынга кадәр үз "ходы" белән бара. Әлеге эшнең чыгымнарын бертуган Марат һәм Айрат Могыйзовлар күтәргән.

–Җимерек хәлдәге газикны интернет аша эзләп табып, Оренбург өлкәсеннән алып кайттык. Чирмешәндәге оста Ривкать Биктаһиров аңа реставрация ясады, кайбер детальләрен, узелларын алмаштырып, буяп матурлады, – диде идея авторларының берсе Марат Әмир улы. –Тиешле органнар белән документларын килештердек. Әлеге “тере” экспонатны парадта да  файдаланырга мөмкин. Без бу эшне әтиләребез, бабаларыбыз истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән башкардык.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев