Иске Кади авылында казлар асраучылар күп
Безнең районда

Иске Кади авылында казлар асраучылар күп

Иске Кади авылындагы инештәге казларның саны меңнән дә артып китәдер.

Авылның дистәләп йортында 100әр баш каз асрыйлар. Елдагыча Мәдинә Фәттахова, Илшат Сафин, Нәкыйп Мөктәсимов, Фазыл Иктисамовлар гаиләләре быел да 100әр баш каз бәпкәсе сатып алган. Ибраһим Әһлиуллин, Заһит Сафиуллин, Фәрит Локмановлар хуҗалыгында бу төр су кошлары  бераз кимрәк. Тәҗрибәле кошчыларга ияреп быел гына бу шөгыльгә тотынучылар да бар. Димәк, көзгә һәр йортта диярлек каз өмәләре гөрләячәк.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев