Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Габшакировлар фермасында өмәләрнең кызган вакыты

Габшакировларның Иске Котыштагы кошчылык фермасында өмәләрнең кызган чагы. Әйтик, бу көннәрдә үрдәк йолкалар.

-Казларны урнаштырдык инде, - ди фермер Альфред Габшакиров. – Инде үрдәкләрне йолкабыз.

Бүген дә эшне бик иртә, сәгать 7дә үк башлаганнар. Иске Кадиның иң уңган хатын-кызлары биредә көн саен уртача 60-70, һәркайсы 7-8 үрдәк йолкыйлар.

- Бер авырлыгы да юк, рәхәтләнеп булышабыз, - ди Гөлзидә Ихтисамова. – Аралашабыз, дөнья хәлләре турында сөйләшәбез, табында сыйланабыз. Әле бүген туган көнем, 55не тутырдым. Кызларга торт та алып төштем.

Гөлзидә ханым бик уңган кеше, сыер, бозау да асрый икән. Бозауларын суйганнар.

Габшакировлар быел, бер тәүлеклекне алып, мең ярым үрдәк, бераз зуррак бәпкәләрдән 500 каз, 7 меңнән күбрәк тавык үстергәннәр. Аларны урнаштыру проблемасы юк икән.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев