Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Эш урыннары да бар, эшсезләр дә күп

Район мәшгульлек үзәгендә 155 кеше эшсез буларак исәптә тора, шул ук вакытта үзәк 51 эш урыны тәкъдим итә. Эш юк дип тә булмый, район үзәгендәге төрле оешмаларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бүгеннән белгечләр дә, эшчеләр дә кирәк. Агымдагы елның җиде аенда үзәккә 673 кеше мөрәҗәгать иткән, 309сы эш эзләүче буларак исәпкә...

Район мәшгульлек үзәгендә 155 кеше эшсез буларак исәптә тора, шул ук вакытта үзәк 51 эш урыны тәкъдим итә.


Эш юк дип тә булмый, район үзәгендәге төрле оешмаларга, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бүгеннән белгечләр дә, эшчеләр дә кирәк.

Агымдагы елның җиде аенда үзәккә 673 кеше мөрәҗәгать иткән, 309сы эш эзләүче буларак исәпкә куелган, 213 мөрәҗәгать итүче эшсез дип табылган һәм аларга эшсезлек буенча пособие билгеләнгән; 13се - кыскартылу сәбәпле эшсез калучылар, шуларның 3се быел гына кыскартылуга эләккән.

Җиде айда 80 яшүсмер вакытлыча эшкә урнаштырылган. 51 яшүсмер эшен тәмамласа, 29сы әле районның төрле оешмаларында эшләүләрен дәвам итә. 39 эшсез җәмәгать эшенә җибәрелгән.

Быел эш урыннары тәкъдим итү буенча үткәрелгән ярминкәдә 35 кеше катнашкан, 6 кеше эшкә урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Район мәшгульлек үзәгендә

2
X