Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Ерактан кайткан йомыркалар Югары Кәминкәдә “тишелә”

Югары Кәминкә авылында яшәүче Тәнзилә Мәссаровалар гаиләсенә авылдашлары яшь кошлар алырга еш килә. Инде 8-9 ел инкубаторда каз бәпкәләре, күркә, бройлер чебиләре чыгаралар алар.

-Беренче инкубаторны үзебез өчен генә алдык, аннан соң авылдашлар да сорый башлагач, аларның санын арттырдык, бүген бездә алар дүртәү, - ди кош чыгару остасы. – Инде кайберләрен яңарттык та. Инкубаторларны, гадәттә, март аенда кабызам, бу вакытта тавык, бройлер йомаркалары куябыз, аларны заказ буенча кайтартабыз. Үзебездә дә төрле токымлы тавыклар, аларның йомыркаларын да куям инкубаторга. Әле менә июнь башында каз бәпкәләре чыкты. Гадәттә, инкубаторны  заказ җыелгач эшләтеп җибәрәм. Бройлер чебиләренә сорау күбрәк, аларны берничә тапкыр чыгарам.

Инкубатор тиешле температураны саклый, йомыркалар да билгеле бер вакыттан соң әйләндерелә, барысы да автоматка көйләнгән. Тик һәр эшнең үз кыенлыклары бар, температураны тиешле нормадан төшерергә ярамый. Ут сүнсә, аны аккумуляторга тоташтыралар. Ә мондый очраклар булгалый икән.

Мәссаровларның үзләрендә дә 34 каз, 10 күркә, 40лап бройлер чебие үсеп килә. Эше мәшәкатьле булса да, ите тәмле. Тәнзилә бу эшләрнең барын да эштән кайткан арада башкарырга өлгерә, ул “Илхан” җәмгыятендә сыер савучы булып эшли.

Югары Кәминкәдә яшәүче Фәйрүзә Алиева, Люция Җиһаншиналарда да Мәссаровлар инкубаторында чыккан кошлар үсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев