Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Электрчылар Түбән Кәминкәгә җыена

Җәйгә чыккач, Чирмешән электр челтәрләренең эш күләме тагын да арта – план буенча төзелеш һәм ремонт эшләре башлана.

-Бүген электрчылар Чирмешән подстанциясеннән район үзәгендәге су скважинасына илтүче линияне ремонтлыйлар, - ди район электр челтәрләре начальнигы Рамил Кәримов. – Эш барышында, вакытлыча,  электр бирүне туктатып торырга туры килде, хәзер инде өзеклекләр юк. Биредә ремонт беткәч, Түбән Кәминкә авылында мәктәпкә килүче линияне яңартырга керешәбез. Эшне уку елы тәмамланган вакытка планлыйбыз, монда баганалар һәм үткәргечләр алмаштырылачак.

Ивашкино авылында, мәдәният йорты  янында да шундый ук эшләр башкарылган. Бу объектка район электрчыларына подрядчы оешма бригадасы да ярдәмгә килгән. Әлеге авылга белгечләр әле тагын барачак.

Бу авылларда ремонт эшләре тәмамлангач, осталар Урманасты Үтәмешкә бара, биредә мәчет янындагы электр баганалары һәм үткәргечләр яңартылачак. Эш барышында, электр бирүне вакытлыча туктатып торырга да туры килә, бу хакта халык алдан кисәтелә.

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев