Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Элеккеге укучылары Лашман мәктәбенә ярдәм итәләр

Лашман мәктәбенең элеккеге укучысы Хәсән Гатауллин мәктәп янына чүп савытлары ясатып куйган. Ә 1983 елгы чыгарылыш укучылары бик матур эскәмияләр бүләк иткәннәр. Лашман урта мәктәбен күп еллар элек тәмамласалар да, белем йортын онытмаучы, даими ярдәм итеп торучылар, гомумән, аз түгел. -Ниндидер максатларга акчалата ярдәм генә түгел, ә эш башкару өчен...

Лашман мәктәбенең элеккеге укучысы Хәсән Гатауллин мәктәп янына чүп савытлары ясатып куйган. Ә 1983 елгы чыгарылыш укучылары бик матур эскәмияләр бүләк иткәннәр.

Лашман урта мәктәбен күп еллар элек тәмамласалар да, белем йортын онытмаучы, даими ярдәм итеп торучылар, гомумән, аз түгел.
-Ниндидер максатларга акчалата ярдәм генә түгел, ә эш башкару өчен техника бирү дә безнең өчен зур ярдәм ул, - ди мәктәп директоры Наил Нуретдинов. - Территориябез зур, кар күп яуганда аны кул көче белән генә чистарту мөмкин түгел. Бу эшкә трактор сорап мөрәҗәгать иткәндә, Хәсән Гатауллин һәм Рауфан Шәйхетдиновлар бер вакытта да ярдәмсез калдырмыйлар. Рәхмәт аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман