Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Дәваланалар да, укыйлар да

Аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 11 бала февраль башында Яр Чаллы шәһәрендәге "Радуга" санаториенда ял итеп кайтты. Анда балалар дәва да алганнар, укыганнар да. Санаторийда дәваланучыларның вакытларын кызыклы һәм файдалы итү өчен төрле уеннар оештырылган, балалар тимераякта шуганнар, дельфинарийда да булганнар. 2012 елда бу санаторийда безнең районнан...

Аз керемле, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 11 бала февраль башында Яр Чаллы шәһәрендәге "Радуга" санаториенда ял итеп кайтты.


Анда балалар дәва да алганнар, укыганнар да. Санаторийда дәваланучыларның вакытларын кызыклы һәм файдалы итү өчен төрле уеннар оештырылган, балалар тимераякта шуганнар, дельфинарийда да булганнар.

2012 елда бу санаторийда безнең районнан 10 бала дәва алган иде инде.

"Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәмгә мохтаҗ балаларга республиканың төрле санаторийларына юлламаларны ел буе бирә. Теләүчеләр үзәккә, 22нче кабинетка мөрәҗәгать итә яки 2-56-98 телефонына шалтырата алалар.

Лилия Сафина,

"Изге йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Балалар ялы