Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Депутат Салихов Әккәрәй балалар бакчасына булышачак

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешәндә кабат сайлаучыларын кабул итте. Бу юлы депутат белән очрашуга сигез кеше килде. Райондашларыбыз Илгиз Мисбах улына төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Кемдер шәхси проблемасы белән килгән булса, башкасы халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри. Әйтик, Әккәрәй балалар бакчасы мөдире Светлана Григорьева капиталь ремонттан соң ачылган...

ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов Чирмешәндә кабат сайлаучыларын кабул итте.

Бу юлы депутат белән очрашуга сигез кеше килде. Райондашларыбыз Илгиз Мисбах улына төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Кемдер шәхси проблемасы белән килгән булса, башкасы халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөри. Әйтик, Әккәрәй балалар бакчасы мөдире Светлана Григорьева капиталь ремонттан соң ачылган бакчага мебель сатып алуда ярдәм сорый. Илгиз Салихов бу мәсәләне уңай хәл итте, бакчага караватлар сатып алу өчен 110 мең сум акча күчереләчәк, диде.
Калган мөрәҗәгатьләрне дә депутат игътибар белән тыңлады. Кайбер сораулар буенча шунда ук җавап бирде. Берничә мәсьәлә уңаеннан, тикшергәч, соңрак җавап биргәнен әйтте.
Сүз уңаеннан, 2013 елны депутатка 72 кеше мөрәҗәгать иткән, ул алты тапкыр гражданнарны кабул иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X