Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннең «Ландыш» балалар бакчасында “Улах” бәйрәменә әти-әниләрне дә чакырдылар

«Ландыш» (Чирмешән) балалар бакчасында «Улах» (кич утыру) исемле чара үткәрелде.

- Бу чуваш халкының милли традициясе. Элек кешеләр эштән соң кичләрен бергә кич утырырга җыелганнар. Мондый чараларны кызлар оештырган. Алар берәр авылдашларының өендә җыелышып, чигү яки бәйләү белән мавыкканнар, шул вакытта күңел дә ачканнар, - ди балалар бакчасындагы чуваш түгәрәгенең җитәкчесе Татьяна Султанова.

Әлеге чарада балалар элек ничек чиккәннәре, чуваш бизәкләрендә нинди төсләргә өстенлек биргәннәре турында сөйләгәннәр. Үзләренең чиккән эшләрен күрсәткәннәр: кояш, кеше, агачлар, кошлар, хайваннар образларын сүрәтләгәннәр.

Кич утырырга малайлар да буш кул белән килмәгәннәр.

-Алар йорт хуҗабикәсен чикләвек, алма белән сыйладылар, йорт турында мәкальләр сөйләделәр. Барысы бергә җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар. Утырышка әти-әниләрен дә чакырдылар, әбиләр  дә килде, алар балалар белән бергә «Асамат кепере» җырларын теләп җырладылар, биеделәр, хоровод йөрттеләр, чуаш халык уеннары уйнадылар: «Тухья тахан», «лапоть», «Намотай клубок», «Изба», - ди Татьяна Султанова.

 Бәйрәм азагында хуҗабикә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәм-томнар белән сыйлаган.

 Сүз уңаеннан, «Ландыш» балалар бакчасында милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор халык гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу максатыннан чуваш түгәрәге эшли.

Ирина Никонова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев