Чирмешәннең яшь талантлары “Урсал Тауда” бәйгесендә җиңү яулады
Безнең районда

Чирмешәннең яшь талантлары “Урсал Тауда” бәйгесендә җиңү яулады

Район балалар сәнгать мәктәбе укучылары Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал Тауда” Халыкара фестиваль-бәйгесендә югары башкару осталыгы күрсәттеләр.

Әлмәттә узган әлеге бәйгедә Михаил Юрин “Махсус фортепиано” номинациясендә (соло) кече яшьтәгеләр арасында I дәрәҗә лауреат булды.

“Халык уен коралларында башкаручылар” номинациясендә (соло) өлкән яшьтәгеләр төркемендә Ризван Харисов  II дәрәҗә лауреат дип  танылды, ә Зөфәр Гыйниятуллин - III дәрәҗә лауреат.

“Бәхетле балачак” хореография коллективы чыгышы бәйгене тагын да дәрәҗәле итте, кече һәм урта төркемнәрдә, ул берьюлы берничә бүләк яулады: II һәм III дәрәҗә лауреат һәм I дәрәҗә дипломант булдылар.


Нет комментариев