Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәннән тагын 22 якташыбызны җыелу пунктына озаттылар

Чирмешәннән икенче төркем ир-егетләрне Казанга – мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына озаттылар. Бу көн якыннары белән хушлашкан 22 якташыбыз арасындагы Әккәрәй егете Евгений Мензелин өчен ничектер аеруча шатлыклы, моңсу да булды. Әле иртән генә никахларын рәсмиләштергән сөйгәне Алена Шешолина озатып калды аны.

Хезмәткә китүчеләрне, район хәрби комиссариаты каршындагы мәйданга җыелып, район җитәкчелеге, дин әһелләре, туганнары, якыннары озатып калды.

- Сезне монда, туган ягыгызда якыннарыгыз, әти-әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз көтә, исән-сау әйләнеп кайтыгыз, - диде район җитәкчесе Рамил Айбатов мобилизацияләнүче якташларыбызга изге теләкләрен ирештереп.

Әлеге чарада Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов һәм дин әһелләре дә чыгыш ясап, ир-егетләргә хәерле юл теләделәр.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары мобилизацияләнүчеләргә “Солдатка хат” акциясе кысаларында язган хатларын тапшырдылар.

Бу төркемдә мобилизацияләнүчеләрне Чирмешән һәм Аксубай егетләрен җыелу пунктына аерым автобусларда озаттылар.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә, якыннарына ярдәм итү өчен күп функцияле үзәктә махсус кабинет эшли башлады, алар үзләрен борчыган сораулар белән шунда килә алалар.

- Ә инде мобилизацияләнүчеләрнең кредитлары, ипотекалары булганнар безгә – район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә алалар, - диде хәрби комиссар. – Без биргән махсус белешмә белән кредит каникуллары бирергә мөмкиннәр.

 

 

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

6

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ребята возвращайтеся домой живыми и здоровыми