Биредәге Билгесез солдат һәйкәленең постамент өлешен гранит плитә белән тышламакчылар.
Мәңгелек ут янын да шулай матурларга җыеналар.
Һәйкәл артындагы стела да затлы материалга төренер, язулары яңартылыр дип өметләндерәләр.
-Паркта хәрби техника куелган урынның төньягында элек бастырылган стела алгы яккарак күчергә тиеш, аңа нигез ясала, ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Хәлим Сәлахов. – Анда да, элеккегечә, язулар булачак. Бу объектта ремонт җирле бюджет хисабына башкарыла.

Кадыйр Гомәров фотолары
Нет комментариев