Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге бердәм диспетчерлык хезмәтенә аена уртача 100дән күбрәк хәбәр керә

Аларның телефоннары янгыннар, бураннар вакытында “кыза төшә”. Ярдәм сораучылар саны шул вакытта нык арта икән.

Райондагы бердәм дежур диспетчерлык – ЕДДС хезмәте җитәкчесе Гөлия Яруллина белән көндәлек эшләре хакында сөйләшә генә башлаган идек, компьютерларына чираттагы хәбәр килде: район үзәгендәге бер урамда юл-транспорт һәлакәте булган.

-112 номеры аша шалтыратып соралган шушы ярдәм хакында полиция бүлегенә хәбәр иттем. Зур һәлакәт түгел, машина йөртүчеләр аварияне  рәсмиләштерү өчен автоинспекция хезмәткәрләрен чакырталар, - диде ул.

Узган елларда райондагы ЕДДС хезмәтенә аена уртача 20-30 хәбәр килсә, хәзер бу сан йөздән дә артып китә.

-Янгын чыкса, бураннар вакытында яисә электр сүнсә, зарлы хәбәрләр ишәя. Быел кышын юллар белән бәйле шалтыратулар күп булды. Безнең хезмәт әлеге хәбәрләр уңаеннан чаралар күрергә тиеш. Әйтик,  кайдадыр электр уты юк дисәләр,  Лениногорскидагы  электр челтәрләре диспетчерлык хезмәтенә шалтыратабыз. Аннан соң җитешсезлекне бетерү буенча эш башлана. Без моны ахырына кадәр контрольдә тотабыз һәм хәлне 15 минут саен белешеп торабыз, - дип аңлатты Гөлия Мансур кызы.

Бәла-казалар очрагына ватсапта  райондагы ашыгыч - экстрен хезмәтләрнең төркеме бар. Хәбәр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килергә мөмкин. Анда авыл җирлекләре башлыклары да даими элемтәдә.

-Әнә быел кышкы салкыннарда  Түбән Кәминкә авылы янында  бер “фураның” ягулыгы туңып, автомашина юлда калды. Бәлага таручы ярдәм сорагач, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков аның йөртүчесенә кайнар чәй алып килеп, ашатып-эчертеп, халык белән машинасын да кабызырга ярдәм иттеләр. Рәхмәт аларга, - ди Гөлия Яруллина.

Күптән түгел бердәм диспетчерлык хезмәтенең компьютер мониторына  тагын бер төрле мәгълүмат килә башлаган. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аларны метеостанция белән тәэмин иткән. ЕДДС урнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасы янәшәсенә куелган әлеге “Сокол“ җиһазыннан  һава температурасы, атмосфера басымы, дымлылык, җил көче хакында онлайн хәбәр килеп тора. Кирәккән очракта,  фәлән айның фәлән көнендә нинди һава торышы булганлыгын да шуннан алырга мөмкин.

Марат Гомәров фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев