Чирмешәндә урам юлларын тигезлиләр
Безнең районда

Чирмешәндә урам юлларын тигезлиләр

Район үзәге юлларындагы чокыр-чакырларны ямау мәшәкатьләренә керештеләр.

Бу эшне әүвәл Беренче Май, Шешминская урамнарыннан башладылар. Әлеге юллар нык таушалган иде, аннан машиналар да күп йөри.

- Дзержинский, Совет, Титов урамнары юлларын да төзәтәсе бар. Бу эшләрне “Татнефтедор” юл-төзелеш предприятиесенең Чирмешән автомобиль юллары идарәсе белгечләре башкара, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Долгополов. –Район үзәгендә ремонт кирәк булган асфальт өслекле юлларны тигезләүгә 100 тонналап асфальт тотылачак.

фотографии Марата Гумерова

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев