Туган як тарихы музеена төзүчеләр килде, биредә “Татнефть” гранты акчаларына капиталь ремонт башланды. Бинаның беренче һәм икенче катларындагы фойелар матурланачак.
Әлмәт шәһәреннән килгән бригада демонтаж-сүтү эшләрен төгәлли. Фойеларда стеналар, түшәм яңартыла, электр үткәргечләре алмаштырыла, яңа ишекләр куела. Янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе, видеокүзәтү җайланмасы урнаштыру да планлаштырылган.
- Былтыр дизайн-проект эшләттек. Беренче катта интерактив такта булачак, икенчесендә нефтьчеләргә, Бөек Ватан сугышы тарихына һәм Бөек Җиңүгә багышланган почмаклар ясау күздә тотыла, - ди туган як тарихы музее директоры Виталий Ухливанов.
Нет комментариев