Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә шахмат буенча район беренчелегендә 55 уенчы көч сынашты

Төп – ир-атлар төркемендә ярышкан шахматчы Утыз Имәннән Самат Ризванов өчен бу бәйге, мөгаен, аеруча истә калыр, ул иң күп очко җыйды.

-Монда иң мөһиме – теләк, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илфат Шәйдуллин, уенга старт бирелү алдыннан. –Бу спорт төрен, акыл уенын үстерү өчен районда бөтен шартлар бар. Сезгә зур җиңүләр телим.

Җиңү, билгеле, җиңел бирелми. Бер ялгыш йөреш тә очко югалтуга китерергә мөмкин.

-Мондый дәрәҗәле ярышта былтыр да катнаштым, - ди Якты Тау егете Заһид Йосыпов. –Призлы урын алмасам да, бик көчле уенчылар белән көрәштем, осталыгымны арттырдым. Бүген монда Иске Кади мәктәбеннән дүртәү без.

Чирмешән лицее, Ульяновка мәктәбе данын яклаучылар да байтак. Ивашкинодан 7 яшьлек Сергей Кудряшов та шахмат тактасы артына утырды. Шахмат фигураларын узган елда гына йөртә башлаган бүгенге ярышның иң яшь уенчысы ул. Иң титуллы шахматчы, районда үткән бәйгеләрдә күп тапкыр җиңүче булган Самат Ризванов 5 нче сыйныфта укыганда ук шахмат уены белән кызыксына башлый. Әтисе – математика укытучысы Барый абзый, балалары да шахматта күпләргә җитди көндәш булалар. 74 яшьлек Самат Ризванов (Утыз Имән) бүген дә, алда язылганча, сер бирмәде, беренче урын яулады.

Ветеран районда шахмат уенын тагын да популярлаштыру өчен тырыша. Көчле уенчылар булдыру, үстерү өчен түгәрәкләрдә шөгыльләнергә, комбинацияләрне өйрәнергә, укырга кирәк. Ул балаларга шахмат остасы Римма Баянованың һәм үзенең архивыннан кырыклап китап та бүләк итте.

Кыш бабай һәм Кар кызы да котлап фатиха биргәннән соң, “Орион”да атлар, корольләр һәм башка фигуралар урыннарыннан кузгалды. Алда язылганча, ирләр төркемендә Ризванов җиңүче булды. Хатын-кызлардан – Алсу Закирова, 1–4 сыйныфта укучылардан: кызлар арасында – Варвара Федулова (Ульяновка), малайлар төркемендә Азат Зыятдинов (лицей) беренче урын ияләре.

5–8 сыйныфтагылардан лицейда укучы Азалия Шәрифуллина (кызлардан), Анатолий Митюков (Яңа Элмәле, малайлардан), яшүсмерләр арасында, 9–11 сыйныфта укучылардан Илүзә Шәрифуллина (лицей) һәм Данияр Моксинов (лицей) иң күп очко җыйдылар.

Ярышны районның спорт бүлеге оештырды. Аның җитәкчесе Ләйсән Глүмова әйтүенчә, “Орион” яшьләр үзәгендә шундыйрак ярыш ярты ел элек тә үткән, анда дистәләп кеше катнашкан. Төп хөкемдар Шамил Сөнчәләевка бу юлы да дәгъва юк, бар да тыныч хәл ителде. Ярышта җиңүчеләрне бүләкләр биреп сөендерделәр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев