Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Полиция Кыш бабае” акциясе үтте

Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесе хезмәткәрләре «Орион» яшьләр үзәге белән берлектә “Полиция Кыш бабае” акциясе үткәрделәр.

- Акция кысаларында без юл хәрәкәтендә катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладык, яктылык кайтаручы элементлар һәм юл йөрү кагыйдәләре турында брошюралар бүләк иттек, - диде «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең райондагы бүлеге начальнигы Алина Филиппова.

Котлаулар белән бергә автоинспекторлар машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, руль артында игътибарлы һәм сак булырга өндәделәр.

Алина Филиппова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев