Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Павловлар гаиләсе тиздән яңа йорт өлгертәчәк

Район үзәгенең Амур ягында озакламый тагын бер шәп йортта утлар кабыныр.

Аңа узган-барган бүген үк игътибар итәдер. Үзенчәлекле формалы, керамзитлы блоктан күтәрелгән, түбәсе дә аерым бер формалы профнастил белән капланган бу йортның эчке эшләре дәвам итә.

- Төзелешне узган елда башладык, - ди йорт хуҗасы Максим Павлов. – Төп стена быел күтәрелде, түбәне дә күптән түгел генә яптык. Эчке яктагы бүлмәләр стенасын бастыру өчен нигез ясалды. Стеналарны киләсе елда штукатурларга планлаштырдык. Әле электр үткәргечләр сузасы, җылылык системасын ясыйсы бар.

 

Бүген, төзелеш алып баручы кем белән генә сөйләшмә, материаллар нык кыйммәт булуы турында әйтми калмыйлар.

- Аны без үзгәртә алмыйбыз инде, - ди Максим Владимирович. – Шунысы яхшы, хәзер барысын да заказ буенча китертеп була. Пластик тәрәзәләрне үзебезнең Чирмешәндә генә ясап бирделәр.

Максим һәм Ольга Павловлар ике бала үстерәләр, әле икесе дә укырга кермәгәннәр. Ярый әле, бик мәшәкатьле көннәрендә сабыйларны Максимның әти-әнисе караша, туган-тумача да булыша.

- Хәзерге йортыбызны 6 ел элек сатып алган идек, иске, кысанрак булса да, башта ул да ярады. Яңа йортыбызны иркен итеп корабыз, анда идәннәрне җылытыла торган итәргә килештек. Өч йокы бүлмәсе, зур кухня булачак, - диде Максим Павлов. – Төзелешкә керешкәнче, проект ясатыр алдыннан, барын да исәпләдек, чагыштырдык, белештек. Үзебезгә кулай проект үрнәген интернеттан таптык, ошады, аңа зур үзгәрешләр кермәде диярлек.

 

Бөтенесен яллатып эшләтә алмыйсың, шуңа күрә Максим җиңдерә алганны еш кына үзе башкара. Эш җаен белә бит ул, яшьрәк вакытта төзелешләрдә катнашканы булган. Аннан соң, өй төзер алдыннан, яңа мунча төзелешендә “кул шомарткан”. Затлы блоктан өелгән мунчалары зур, ипле, матур итеп эшләнгән, хәтта идәннәре дә җылытыла. Анда өйдән, янәшәдәге терасса аша гына керәсе. Гомумән, аларның өе уңайлы урында: мәктәп, балалар бакчасы, спорт мәктәбе, кибет, юл янәшәдә генә, газ, су гел килеп тора.

Павловлар, кем әйтмешли, тапкан акчаларын өй төзелешенә кулланалар. Максим нефтьчеләрдә, ә Ольга кибеттә эшлиләр икән. Максимның эш урыныннан 7 елга 3 миллион сумлык процентсыз займ биргәннәр. Бу сумманың 1,5 миллион сумын гына кире кайтарасы.

Максим Владимирович барын да үзе күрсәтеп йөрде, сорауларыма бер авырсынмыйча җавап бирде. Артыгын төпченмәдем дә, бүген, ял көнендә, ул тагын ниндидер эш планлап куйган, вакыты санаулы. Исән булсак, өй туйларында күрешербез әле.

автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев