Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә өч кешегә талпан һөҗүм иткән

Быел район үзәк больницасына апрель аенда ук талпаннан зыян күргән өч кеше мөрәҗәгать иткән.

Җылы көннәр башлану белән әлеге мәкерле бөҗәк куркынычы арта. Талпан кадалган очракта үзеңне ничек сакларга һәм нишләргә? Больницаның медицина профилактикасы табибы Зилә Минеголова бу уңайдан киңәшләрен бирде.

Талпан кадалса...

Анны кискен тартып чыгармагыз: бу бөҗәкнең бер өлеше тиредә калып, ялкынсыну булырга мөмкин. Урман бете тешләгән очракта район үзәк больницасы поликлиникасының хирургия кабинетына (ял көннәрендә – “приемный покойга”) мөрәҗәгать итегез.

Нәрсәсе белән куркыныч?

Талпаннар күп кенә йогышлы чирләр йөртүчеләр булып тора. Россиядә тайга һәм урман талпаннары иң куркынычы.

Бу бөҗәкләрнең активлыгы иртә яздан башлана һәм май-июньдә иң югары ноктага җитә, ә урман талпаннарының икенче активлык чоры – август-сентябрь айларында.

Ничек сакланырга?

Иң мөһиме - дөрес кием кияргә: ул ачык төстә булырга тиеш, чалбарның балаклары һәм җиңнәр ябулы булсын. Бөҗәкләргә каршы төрле препаратлар сиптерү дә отышлы. Урманда вакытта да, өйгә кайткач та, өс-башыңны яхшы итеп тикшерергә кирәк. Биек үлән арасына кермәскә һәм җиргә әйбер җәймичә утырмаска. Йорт хайваннарын да талпаннарга каршы эшкәртегез һәм даими тикшерегез.

Иң яхшысы - вакцинация

Талпан кадалу куркынычы булган җиргә барырга ниятлисез икән, 2,5 айда алдан прививка ясатыгыз. Курс берничә этаптан тора, ә иммунитет соңгы прививкадан соң 14 көн узгач формалаша. Ашыгыч профилактика (иммуноглобулин), тешләгәннән соң, беренче 72 сәгать эчендә нәтиҗәле. Игътибарлы булыгыз һәм сәламәтлегегезне саклагыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев